Узган тәүлектә 112 Системасына су басу турында 4 хәбәр килгән.
3 муниципаль берәмлектә – Уфа шәһәре, Балакатай һәм Чишмә районнарында 3 хәл контрольдә тотыла.
Бер тәүлектә Балакатай районы да өстәлгән. “Ык елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә Юлдаш авылында юл су астында калган”, – ди Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Кирилл Первов.
Бер тәүлектә иң нык күтәрелгән урыннар:
- Мәләвез районының Воскресенское авылында Тор елгасы: +29 см;
- Белорет районының Арча Ташы авылында Агыйдел елгасы: +22 см;
- Кыйгы районы Кондаковка авылында Кыйгы елгасы: +6 см.
Су объектларын мониторинглау дәвам итә. Юмагуҗа, Павловка һәм Нөгеш сусаклагычлары су тулу режимында эшли.