+24 °С
Яңгыр
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 31 мартта, Абзаково авылында бер гаиләнең йортына ут капкан. Ялкын башка каралты-курага да үрелгән: "летник", гараж, абзар, мунча һәм веранда да янган. Кызганычка каршы, бу янгында абзар эчендәге 18 баш вак мал-туар һәлак булган.
Ведомствода янгынның сәбәбе - балаларның ут белән шаяруы булырга мөмкин, дигәннәр. Әле ныклап тикшерү бара.