Барлык яңалыклар
10
Хәвеф-хәтәр
21 март , 10:18

Карьерда эшләүчеләр “су тозагына” эләккән

Агыйделдә су кискен күтәрелгән.

https://ufa112.ru
https://ufa112.ru

Кичә Уфада карьерда эшләүче ун кеше су “тозагына” эләккән.

Агыйделдә суның кискен күтәрелүе аркасында Зинино авылы янындагы карьер хезмәткәрләренең тугызы “утрауда” торып калган. Тирә-яктагы юллар барысы да су астында калган.  

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “тозактагыларга”  коткаручылар ярдәмгә килә. Алар “утрау”дан җиде ир-атны чыгара, аларның берсенең кан басымы күтәрелгән була, ул үзаллы хәрәкәт итә алмаган. Тагын ике карьерчы “внедорожникларын” ныклыкка сынап карый һәм су баскан юлдан шәһәргә үзаллы чыга.

Бүген тагын бер карьерның каравылчысы коткаручылардан ярдәм сораган. Ул суның бик тиз күтәрелгәнлеген күргәч, үзенең резина көймәсенә ышанмауны хуп күрә, чөнки агым артык көчле була. Уфа коткаручылары аны хәвефсез урынга чыгарган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: