Уфада аферистлар гамәлләреннән барыннан да бигрәк педагоглар һәм медиклар зыян күргән.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе башлыгы Илгиз Байсурин шәһәр Советында узган утырышта башкалада криминал хәлнең торышы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2024 елда мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләр саны 25,7 процентка арткан.
– Соңгы дүрт ел дәвамында Уфада әлеге төр кырын эшләрнең үсеше күзәтелә. Әйтик, узган ел мошенниклар гамәлләреннән барыннан да бигрәк мәгариф һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре зыян күргән. Зыянның гомум суммасы 200 миллион сумнан артып китә, – ди Илгиз Байсурин.
“Газинформсервис” компаниясенең мәгълүматны саклау комплекслы системалары бүлеге баш белгече Дмитрий Дмитчинников фикеренчә, укытучылар һәм табиблар турында мәгълүматлар алар эшли торган оешмаларның рәсми сайтларында бастырыла. Шул ук вакытта гадәттә мондый порталларда аларның белем, яшь һәм эш стажы турында мәгълүмат та бар. Һәм мошенниклар моңардан оста файдалана.