Бүген, 20 мартта, 112 системасына су басу турында 14 хәбәр килгән.
Әле 12 муниципалитетта 17 хәл контрольдә тотыла:
- Архангель, Белорет, Благовар һәм Кушнаренко районнарында йорт яны участокларын су басу;
- Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Белорет, Гафури, Кырмыскалы, Салават һәм Чакмагыш районнарында төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 9 автомобиль юлын су басу;
- Бишбүләк һәм Чишмә районнарында 2 тәбәнәк күперне су басу.
Бер тәүлектә су биеклегенең максималь күтәрелүе түбәндәгечә:
- Иглин районы Охлебин авылы янында Агыйдел елгасында су биеклеге 280 сантиметрга күтәрелгән, гомум биеклек 825 сантиметрга җиткән;
- Салават районының Чулпан авылында Юрүзән елгасы буенда су биеклеге 176 сантиметрга арткан (436);
- Кырмыскалы районының Ляхово авылында Өршәк елгасы 107 сантиметрга күтәрелгән (640 см);
- Иглин районында Сим елгасы 97 сантиметрга арткан (567 см);
- Уфа шәһәрендә Агыйдел 90 сантиметрга күтәрелгән (265 см).
Архангель районы Азов авылында оператив штаб эшләвен дәвам итә. Юрүзән һәм Әй елгаларындагы хәл контрольдә кала. Бүген шулай ук Ка-32 янгын сүндерү-коткару вертолеты ярдәмендә Өршәк, Агыйдел, Сим һәм Инзәр елгаларына күзәтү ясалган.
Салават районының Малаяз авылында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары су басу зонасыннан 7 кешене, шул исәптән 1 баланы эвакуацияләгән.