Хәвеф-хәтәр
17 март 2025, 08:47

Юл һәлакәтендә 3 яшьлек бала каза күргән

Кичә Уфа урамында ике машина бәрелешкән. 

Юл һәлакәтендә 3 яшьлек бала каза күргәнЮл һәлакәтендә 3 яшьлек бала каза күргән
Юл һәлакәтендә 3 яшьлек бала каза күргән

Кичә кич, 16 мартта, Уфаның Комсомол урамында юл-транспорт һәлакәте булган.

Lada Largus автомобиле белән идарә итүче 21 яшьлек хатын, Бессонов урамы ягына таба барганда, каршы юлдан килгән Nissan Teana белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Largus пассажирлары – 46 яшьлек хатын һәм аның өч яшьлек кызы төрле җәрәхәтләр алган, аларны дәваханәгә алып киткәннәр.

Чыганак: UFA.KP.RU

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас