+24 °С
Яңгыр
Бүген Бакалы районында ике машина юл һәлакәтенә очраган.
"Лада Гранта" руле артында утырган 52 яшьлек ир каршы юлга чыккан һәм "Шкода Октавия" автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән, аның пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә җибәрелгән.
Чыганак: t.me/ufa_rb