Халык фронты Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов Хөкүмәт утырышында телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы көрәш буенча тәкъдимнәр кертте.
Ул Президентның туры линиясенә 3,5 мең мөрәҗәгатьне анализлау һәм 11 мең русияленең сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде, аның нигезендә гражданнарның 85 проценты телефон мошенниклары белән очрашкан, ә 10 проценты акчаларын югалткан. Иң популяр схемалар – хокук саклау органнарыннан, банклардан һәм кәрәзле телефон операторларыннан шалтыратулар.
Кузнецов әйтүенчә, урланган акчаларның якынча 40 проценты – гражданнар белмичә яки психологик басым астында рәсмиләштерелгән мошенник кредитлары нәтиҗәсе. Ул мондый очракларны булдырмау өчен банклар өчен яңа стандартлар кертергә, шулай ук намуссыз хезмәткәрләрне ачыклау өчен эчке тикшерүләр үткәрергә тәкъдим итте.
Мошенникларның “Госуслуги”дагы шәхси кабинетлардан файдалануы төп проблемаларның берсе булып кала. Халык фронты ике һәм аннан да күбрәк идентификаторларны үзгәрткәндә аккаунтларны вакытлыча ябып торырга һәм банкларга мошенниклык хәвефе турында хәбәр итәргә тәкъдим итте.
Яшүсмерләрне мошенниклык схемаларына җәлеп итүгә аерым игътибар бирелде. Кузнецов яшүсмерләргә дебет карталарын әйләнеш буенча чикләүләр һәм минималь лимитлар белән генә бирергә кирәк, ди. Шулай ук шикле финанс операцияләр булганда банклар бу турыда ата-аналарга хәбәр итәргә тиеш дип исәпли ул.
Моннан тыш, Халык фронты сим-карталарны читтән торып сатуны һәм “сим-боксларны” – массакүләм шалтырату җайланмаларын теркәүне тыю инициативасын хуплый.
Мошенникларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Халык фронты банклар, дәүләт органнары һәм мобиль операторлар арасында мәгълүматлар алмашу системасын кертүне тизләтергә тәкъдим итте. Шулай ук гражданнарны уяу булырга һәм шикле шалтыратулар турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакырдылар, дип яза “Молодежная газета”.
Халык фронты шулай ук сораштыру оештыра. Ил халкы, анда катнашып, мошенниклык белән очрашу тәҗрибәсе һәм хәвефсезлек чараларын яхшырту буенча тәкъдимнәр белән уртаклаша ала.