Хәвеф-хәтәр
5 март 2025, 06:06

Иглин районында трассада өч фура бәрелешкән (ВИДЕО)

Кичәдән бирле буранлап та тора...

Иглин районында өч зур йөк машинасы бәрелешкән. Авария бүген иртән сигезенчә сәгатьтә М-5 “Урал” трассасының 1505нче километрында теркәлгән. Әлеге вакытка ачыклануынча, “Вольво” фурасында Чиләбедән Уфа ягына хәрәкәт иткән 41 яшьлек водитель, идарәне югалтып, каршы юл полосасына чыккан. Юл кырыенда  җиңел машиналар ташучы “Мерседес” белән бәрелешкән. Ахырда “Вольво” юл уңаеннан хәрәкәт итүче “Скания”га бәрелгән.

Юл авариясе нәтиҗәсендә “Мерседес”ның 61 яшьлек водителе дәваханәгә озатылган. Җиңел машиналар яньчелгән. Дәүләт автоинспекторлары реверсив хәрәкәт оештырган. 

Аллаһ ярдәм бирсен бу машина йөртүчеләргә. Ярый да йөкләр страховкаланган булса, үзләреннән түләтсәләр харап бит...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас