Хәвеф-хәтәр
4 март 2025, 15:41

Тимер вагон эчендә янып үлгән

Бу аяныч хәл кичә Әлшәй районында булган. 

Тимер вагон эчендә янып үлгәнТимер вагон эчендә янып үлгән
Тимер вагон эчендә янып үлгән

Никифар авылында яшәүче 64 яшьлек ир вагон эчендә янып үлгән.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, коткаручыларны тимер вагон яна башлавын күреп чакырганнар.  Янгынны сүндереп, бу урынны тикшергәннән соң коткаручылар аның эчендә кеше гәүдәсен тапканнар.

Беренчел версия буенча, ир исерек булган һәм кулына тәмәке тотып йоклап киткән, шуның аркасында янгын чыккан.

Әле тикшерү эшләре бара. 

Чыганак: Ufakp ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас