Хәвеф-хәтәр
3 март 2025, 01:45

Бүген төнлә "Уфаоргсинтез" оешмасында шартлау булган (Видео)

Халык 2:40 сәгатьтә көчле тавышка уянган. 

Бүген төнлә "Уфаоргсинтез" предприятиесендә шартлау булган (Видео)Бүген төнлә "Уфаоргсинтез" предприятиесендә шартлау булган (Видео)
Бүген төнлә "Уфаоргсинтез" предприятиесендә шартлау булган (Видео)

Оешма тирәсендәге йортлар шул мизгелдә дерелдәп куйган, автомобильләр сигнализациясе акыра башлаган. Шартлау ике тапкыр кабатланган. 

Кешеләр башта моны җир тетридер дип уйлаган. Бераздан күк йөзенә кара болыт күтәрелгәч, моның шартлау булуы ачыкланган. 

"Уфаоргсинтез" заводындагы янгын мәйданы 100 квадрат метр, водород яна", - дип, Уфаның Орджоникидзе районы башлыгы "Мash Batash" каналына кыска гына комментарий биргән. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас