Хәвеф-хәтәр
1 март 2025, 10:12

Бер ханым тәбикмәк ашау ярышында төелеп үлгән

Абау! Шулай да булыр, Ходаем... Май чабу бәйрәмнәре гөрли шул.

Бер ханым тәбикмәк ашау ярышында төелеп үлгәнБер ханым тәбикмәк ашау ярышында төелеп үлгән
Бер ханым тәбикмәк ашау ярышында төелеп үлгән

36 яшьлек Наталья Алатова Красноярск краеның Курагин районы Березовское авылында Май чабу тәбикмәк ашау конкурсында төелеп үлгән. Бу хакта «112» Telegram-каналы хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, хатын-кыз шулкадәр җиңәргә теләгән, хәтта ризыкны чәйнәмәгән диярлек. Ярышларга кадәр ул алкоголь кулланган, дип фаразлана.

Бәйрәмдә кизү торган табиблар сулыш юлларын бушатырга тырышып караганнар, әмма ашалган коймаклар саны аркасында моны эшләргә өлгермәгәннәр. Ярышчы богазын тәбикмәк белән тутырган булган инде...

Полиция тикшерү үткәрә, ләкин, беренчел мәгълүматлар буенча, чара тиешле дәрәҗәдә, барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылган, диләр.

 

Фото: uvao.mos.ru.

Бер ханым тәбикмәк ашау ярышында төелеп үлгән
Бер ханым тәбикмәк ашау ярышында төелеп үлгән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас