Октябрь проспектында бер кызчыкны таныш булмаган ир урлый язган Бу хәл кичә, 27 февральдә, кичке сәгать 7дә Октябрь проспекты, 45/2 йорты янында булган.
Домофон камерасыннан күренгәнчә, 7-8 яшьлек кызның каршысына бер ир очрый. Ул балага нәрсәдер әйтә, ләкин сүзләре камерага ишетелми. Кыз аны тыңламаска тырыша, ирдән ераклаша. Ир аңа кычкырыбрак: "Пойдешь со мной?" - дип сорый. Кыз: "Нет!" - дип җавап бирә һәм үз юлы белән шәп-шәп атлап китә.
Дуслар, балаларыгызга, оныкларыгызга урамда таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә, җавап бирмәскә өйрәтегез. Кызга афәрин, тиз йөгерде.
Чыганак: БашДТП.