Бүген “Р-240” Уфа – Ырынбур трассасында тугыз машина бәрелешкән.
Массакүләм юл-транспорт һәлакәте Мәләвез районының Ромадановка авылы янындагы трассаның 158 чакрымында булган. Коткаручылар әйтүенчә, һәлак булучылар юк, ике кеше имгәнгән. Аларга беренче ярдәм күрсәтелгән.
Әле Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәбен ачыклый. Бер полоса буенча реверсив хәрәкәт оештырылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, юлда көчле томан. Шул сәбәпле, 146-170 км (Яңа Васильевка-Салават) участогында машиналарның барлык төрләре өчен хәрәкәт итүгә вакытлыча чикләү кертелгән.