Хәвеф-хәтәр
27 февраль 2025, 04:24

Маңгаен фейерверк ярган үсмер яңадан йөрергә өйрәнә, ди

Бу хәл Бишбүләк районының Каменка авылында теркәлгән иде. 

Mash Batash Телеграм-каналы.Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Уфа табиблары үзенең башына ялгыш фейерверк аткан үсмерне коткарган.

17 яшьлек егет иске Яңа елны бәйрәм иткәндә комага киткән, дип язган идек. Башта аны урындагы дәваханәгә илткәннәр, соңрак ашыгыч рәвештә санавиация белән Республика балалар клиник дәваханәсенә алып киттеләр. Медиклар малайга  үтә катлаулы операцияләр ясаган һәм могҗиза белән ул исән калган.

Бүгенге көндә үсмерне “Салют” реабилитация үзәгенә күчергәннәр. Укучы яңадан кашык тотарга, сөйләмне аңларга, йөрергә өйрәнә.

Исән-сау тернәкләнергә язсын, шундый хәлдән соң исән калу – чыннан да могҗиза бит!

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас