Хәвеф-хәтәр
24 февраль 2025, 05:54

Ябыгу препаратыннан дистәләгән кеше үлгән

Соңгы арада "Оземпик" препараты турында күп сөйлиләр. 

Ябыгу препаратыннан дистәләгән кешеләр үлгәнЯбыгу препаратыннан дистәләгән кешеләр үлгән
Ябыгу препаратыннан дистәләгән кешеләр үлгән

Бөекбританиядә 80нән арты кеше  шикәр диабетын дәвалау һәм ябыгу өен препаратларны (шул исәптә Novo Nordisk компаниясенең “Оземпик” һәм Eli Lilly  җитештергән “Мунджаро” препаратлары да бар)  кулланганнан соң үлгән. Бу мәгълүматны  Дарулар чараларын һәм медицина билгеләнешендәге товарларны җайга салу агентлыгы ( MHRA) раслый.

Британиянең “Sun” гәзите 29 кеше –  “Оземпик”, “Вегови” һәм “Ребелсас»”препаратларыннан соң, ә тагын 35 кеше “Саксенда” һәм “Виктоза”дан соң үлгән, дип ачыклык кертә.

Моннан тыш, үлгәннәрнең 22се препаратларны беренче чиратта ябыгу өчен, ә калган 60ы –  икенче төр шикәр диабетын дәвалау өчен кулланган.

Элегрәк көнбатышта “Оземпик” шикәр диабетын дәвалау өчен популяр инъекция сатуның кара базарын ачыклаганнар иде,  бу препаратны шулай ук ябыгу өчен кулланалар.

Әйткәндәй, күптән түгел “Оземпик”ның хәвефле эффекты ачыкланган. Препаратны кулланган кайсыбер америкалылар күрү сәләтен югалту, хәтта тулысынча сукыраю  белән очрашкан.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас