Мошенниклар халыкны алдауның яңадан-яңа юлларын табып кына тора. Шундыйларның берсе – алар гражданнарга ФСБ исеменнән повесткалар җибәрә башлаганнар.
“Сезгә ФСБ идарәсенә аңлатмалар бирү өчен килергә кирәк " – аферистлар корбаннарына менә шундыйрак эчтәлекле повесткаларны җибәрә. Хәзер инде мошенниклар ике схеманы бергә берләштерә башлаган.
Башта алар мәҗбүри медицина страховкалавы (ОМС) полисын алыштыру сылтавы белән шалтыраталар һәм смс-хәбәр белән телефонга килгән кодны атауны сорыйлар. Аның ярдәмендә алар “Дәүләт хезмәтләре” аккаунтын ваталар. Порталда җинаятьчеләр кешенең барлык шәхси мәгълүматларын беләләр һәм аннары инде ФСБ хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. Аферистлар бу дәүләт әһәмиятендәге эш һәм сөйләшү турында беркемгә дә сөйләргә ярамый, дип кисәтә.
Мошенниклар әкиятебуенча, “Дәүләт хезмәтләре”ннән мәгълүматлар “утечка”сы аркасында кешенең акчасы куркыныч астында, имеш – янәсе дә, җинаятьчеләр аларны урларга тырыша, шуңа күрә аларны ашыгыч рәвештә картадан алырга һәм банк хезмәткәренә тапшырырга кирәк.Ышандырырлыкбулсынөчен аферистлар кешенең почта тартмасына хәтта ялган повестка да ташлыйлар. Букешене тагын да ныграк куркытырга һәм аны акчаны бирергә күндерергә ярдәм итә.
Шундый хәлдә калмас өчен ничек сакланырга?
Смс-хәбәр белән килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез! Онытмагыз, мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштыра ала.
Әгәр сезгә теләсә кайсы ведомстводан шалтыратсалар, трубканы куегыз һәм рәсми сайтта күрсәтелгән номерлар буенча шалтыратыгыз. Мошенниклык бу дип шикләнсәгез, полициягә хәбәр итегез.