Хәвеф-хәтәр
22 февраль 2025, 14:56

Алты айлык баласын елаганы өчен үтергән

Андый аналарның йөрәге юктыр ул...

Коточкыч фаҗига:  шушы көннәрдә Благовещенскида яшәүче хатын үзенең 6 айлык кызын үтергән. Өйдә чакта баласының ачыргаланып елавына түзмәгән хәсрәт-ана аны юк итәргә уйлаган. Бу хакта Благовещен район суды хәбәр итә.

РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсе (кече яшьтәге баланы үтерү) буенча җинять эше кузгатылган. Хәсрәт-ананы 2 айга сак астына утыртканнар. Шул ук вакытта хатын-кыз һәм аның адвокаты өй аресты белән генә чикләнүне үтенгәннәр, чөнки ана кеше уңай бәяләнә, ә аның үз-үзен тотышын бала тапканнан соң депрессия һәм кызының вакытыннан алда тууы, аның бертуктаусыз авыруы белән аңлатырга тырышканнар, башка балалары булуын  да исәпкә алуны сораганнар (сүз уңаеннан, тикшерү аларның да тән җәрәхәтләре булуын күрсәткән).

P.S. Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, ана кеше сабыен буып үтергән. Тикшерү  версиясе буенча, бу хәл 18 февральдә теркәлгән. Җинаяте турында хатын үзе сөйләп биргән. Тикшерүчеләр тикшерү эшен башлаган, алар опека органнары эшенә бәя бирәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас