Хәвеф-хәтәр
21 февраль 2025, 06:14

Исерек водитель качып котыла алмаган

Аны коткару хезмәтендә эшләүче ир эләктереп алган.

https://ufa112.ruhttps://ufa112.ru
https://ufa112.ru

Уфада коткаручы булып эшләүче ир ГАИ хезмәткәрләренә исерекне тотарга ярдәм иткән. Ул Уфаның гражданнарны яклау идарәсе коткаручысы булып чыккан.

Ведомство мәгълүматы буенча, узган чәршәмбедә патруль башкаланың Зәки Вәлиди урамында исерек машина йөртүчене эзәрлекләгән. Водитель тукталышта машинасын калдырган һәм, дәүләт автоинспекторларыннан качарга теләп, йөгерә башлаган. Бу вакытта шул урыннан Уфаның гражданнарны яклау идарәсе коткаручысы дежур автомобильдә узып барган.

“Коткаручы Игорь Николаев, алпан-тилпән йөгерүче кешене һәм аны эзәрлекләүче юл полициясе хезмәткәрләрен күреп, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап ала һәм аларга каршы йөгерә Ул ир-атны тоткарлый һәм аны килеп җиткән постовойларга тапшыра”, – дип сөйләгәннәр Гражданнарны яклау идарәсендә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас