Хәвеф-хәтәр
21 февраль 2025, 06:48

Бер тәүлек эчендә Уфада өч машина янган

Барысы да чит илнекеләр.. 

Бер тәүлек эчендә Уфада өч машина янганБер тәүлек эчендә Уфада өч машина янган
Бер тәүлек эчендә Уфада өч машина янган

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә Уфада янган өч автомобильне сүндергән.

20 февраль кичендә Менделеев урамында «Мерседес-Бенц» автомобиленең моторына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән. 

21 февраль иртәсендә Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 20/1 йорт каршында торган  «Мазда Демио» автомобиле дә яна башлаган. Ялкын аның янәшәсендә торган «Субара LEGACY»га да үрелгән. 

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерү эшен башлаган, сәбәпләре ачыклана. Машиналардан башка кешеләр зыян күрмәгән. 

Чыганак: БашДТП 

Бер тәүлек эчендә Уфада өч машина янган
Бер тәүлек эчендә Уфада өч машина янган
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас