Хәвеф-хәтәр
21 февраль 2025, 11:56

4 яшьлек сабый аш ашаганда үлә язган

Бу хәл Мәскәүдә булган. 

Айгөл Хәсәнова.Айгөл Хәсәнова.
Фото:Айгөл Хәсәнова.

Мәскәүдә 4 яшьлек малай, тавык итеннән пешерелгән аш ашап, чак кына үлемнән калган. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы яза.

Басма мәгълүматлары буенча,  ашаганда бала сөйләнеп утырган һәм төелгән. Бала,агарынып ютәлли башлагач, ата-анасы аны Сперанский исемендәге дәваханәгә алып киткән.

Анда малайга бронхоскопия процедурасы үткәргәннәр һәм 1,5 см чамасы озынлыктагы тавык сөяге кисәген  алганнар. Ул сул бронхта тыгылып калган. Ютәлләгән саен сөяк, лайлалы тышчаны тырнап, җәрәхәтләгән, шулчакта малай кооточкыч авырту хисе тойган.

Табиблар ят предметны алганнар. Малай инде терелеп чыккан, аңа антибактериаль терапия билгеләгәннәр. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас