40 яшьлек копирайтер Илдар һәм аның хатыны-бизнесвумен Вика башкалада төпләнергә Уфадан күченгәне билгеле. Митинода фатир арендалаганнар. 31 яшьлек хатын-кыз онлайн режимда косметика белән сәүдә иткән ә аның ире текстлар язудан тыш электр үткәргечләр монтажы белән акча эшли башлаган. Ләкин, күрәсең бу парны бер генә нәрсә берләштергән — сыраны чиксез ярату.
Вика шешә тоткан да эчмәкче булган. Әмма ире кинәт аңардан хәмерне тартып алырга булган. Вика шешәгә ябышкан һәм сөйгәненең башына суккан. Илдар да "югалып" калмаган. Илдар сөйгәнен тукмарга керешкәннәр, аннан сугышып киткәннәр.
Тынычлангач, икесе дә больницага юлланганнар. Ир-атның баш ярасына юлыккан... Ә менә сөйгән ярының баш сөяге-ми җәрәхәте, шулай ук битендә, башында һәм кулларында имгәнүләр кебек диагнозлар куйганнар. Сыра абьюзерына карата хәзер тикшерү уздыралар.
Кая бара бу дөнья?! Хәмер белән мавыгу юньлегә илтми шул, иптәшләр.
Чыганак: "SHOT" Телеграм-каналы.
Ю. Низаев әзерләде.