+21 °С
Болытлы
Бүген иртән Учалыда Мазда машинасы шаурма сата торган павильонга җимереп кергән.
Бу сату ноктасы Ленин урамында автовокзал каршында урнашкан. Руль артында 38 яшьлек ир-егет утырган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә анда эшләүче 18 яшьлек хезмәткәр җәрәхәтләр алган. Машина йөртүчене тикшергән вакытта аның аек булуы ачыкланган. Егетнең сүзләренә караганда, ул төнге сменадан чыгып, өенә кайтып барганда руль артында йоклап киткән.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.