Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2025, 08:06

Ире төнге сменада эштә булганда хатыны урамда туңып үлгән

Салават районында ике көн эчендә ике хатын-кыз мәете табылган. 

Ире төнге сменада эштә булганда хатыны урамда туңып үлгәнИре төнге сменада эштә булганда хатыны урамда туңып үлгән
Ире төнге сменада эштә булганда хатыны урамда туңып үлгән

Ике көн элек Салават районында ике хатын-кыз мәете табылган, якынча  мәгълүматлар буенча, икесе дә туңып үлгән. 

Билгеле булганча, 18нче февральгә каршы төндә Малаяз авылында 63 яшьлек хатынның мәете табыла. Ул суык өйдә ялгызы гына яшәгән. Аның гәүдәсе мич янында яткан.

Икенче көнне шул ук районның Юныс авылында 54 яшьлек хатын туңып үлгән. Ире төнге сменада эштә булган, диләр. Урам уртасында аның гәүдәсен күршеләр тапкан. Аларның сүзләренчә, ул - кышкы киемдә, ләкин аягы ялангач булган.

Авыл советында бу гаилә турында алама яклап телгә алучы булмаган.

Ике хатын-кызның да үлем сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый башлаган.

Чыганак: "Салават җиренә" ТГ каналы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас