Хәвеф-хәтәр
19 февраль 2025, 04:44

Ике футболчы, йокларга яткач, иртән уянмаган

Сәер хәл...

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Свердловск өлкәсендә 14еннән 15 февраль төненә каршы сәер шартларда булган бу хәл. Футболчылар кичен  тренировкадан соң йокларга яткан, тик иртән уянмаган.

Һәвәскәр “ПОЗ-Прогресс” футбол командасы Югары Пышмада план буенча билгеләнгән тренировканы үткәргән, футболчылар үзләрен яхшы хис иткән, беркем дә сәламәтлегенә зарланмаган. Әмма икенче көнне 32 яшьлек Ян Журавлев белән 33 яшьлек Даниил Хилобокның төнлә үлүләре ачыкланган. Үлемнәрнең  сәбәбе – икесенең дә йөрәге туктаган. Янның әнисе сөйләвенчә, улының йөрәк белән проблемалары булган, әмма Даниилның туганнары аны сәламәт иде, ди. Ике футболчының да  хатыны һәм балалары калган.

Икенче көнне серле үлем очракларының сәбәбе энергетик эчемлекләр булган дип яздылар.

Табиблар тикшерүе нәтиҗәсенә ярашлы, ике  спортчы да кискен йөрәк җитешсезлеге аркасында үлгән.

Экспертлар фикеренчә, кискен йөрәк җитешсезлеген спортчылар уен алдыннан эчкән энергетик эчемлекләр котырткан. Энергетиклар тренировка вакытында йөрәк ритмын ару гына күтәргән дип фаразлана, ә инде физик нагрузкалардан соң йөрәк ритмы, киресенчә, үтә түбән күрсәткечләргә кадәр төшкән, ди белгечләр.

Үлгән ир-атлар канында бернинди агу яисә наркотик матдәләр ачыкланмаган. Криминаль версия дә кире кагыла.

Ә бит энергетик эчемлекләр белән балалардан алып өлкәннәргә кадәр мавыга. Күп тапкырлар иртән “Пятерочка” кибетендә рюкзак аскан укучыларның (мәктәпкә китеп баралар, димәк. – Авт.) энергетик эчемлекләр алганын күргән бар иде... Шуларны исәпкә алып, 1 марттан Путин балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуны тыйды. Тик, күрүебезчә, кайчакта бу эчемлекләр өлкәннәр өчен дә хәвефле...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас