БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2024 елда рәсми рәвештә 124 кеше эзләүгә игълан ителгән. "Аларның 46сын исән килеш табылган, 19 - үлгән килеш. Бүгенге көндә 59 кеше эзләүдә", - дип хәбәр ителә.
Кешеләрнең өйләреннән чыгып китүләренең төп сәбәбе булып, полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, якын кешеләре белән ачуланышу, үркәләшү тора. Бигрәк тә яшүсмерләр арасында шундый хәл еш күзәтелә икән, алар өйдәге конфликтлардан соң чыгып китәләр дә, я алама компаниягә эләгәләр, я аяныч хәлгә юлыгалар.
Аллаһ сакласын инде!
Чыганак: Башинформ
Ксения Калинина фотосы.