Хәвеф-хәтәр
17 февраль 2025, 12:33

Уфада ялангач ир подъезд тәрәзәсеннән сикергән

Йортта яшәүчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен...

Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Уфаның Эшче корреспондентлар урамындагы күп катлы йорт тәрәзәсеннән  сикергән ялангач ир-ат аны туктатырга теләгән коткаручыны да үзе белән ияртә язган.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, наркоман йортка закладка артыннан килгән. Подъездда 7 катта ул наркотик кабул иткән. Күп тә үтми ир анадан тума чишенеп ташлаган да, киемнәренә ут төрткән, “Мне конец!” – дип кычкыра башлаган. Йортта яшәүчеләр коткаручыларны һәм полицейскийларны чакырткан. Бригада котырынган ирне тынычландырырга тырышкан-тырышуын, әмма ул, алардан качып, подъезддагы уртак балконга чыккан да  аска сикергән. Подъезд янында туктаган янгын сүндерүче машина өстенә егылып төшкән. Бәрелүе үлемечле булган.  Фаҗига урынына төрле хезмәтләр килгән.

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас