Күмертауда Р-240 Уфа - Ырынбур трассасында Опель Астра белән автобус бәрелешкән дип кичә хәбәр иткән идек.
Билгеле булуынча, җиңел машина руле артында 60 яшьлек водитель һәм аның 50 яшьлек пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган.
"Башинформ" бу фаҗигадә һәлак булган ир белән хатын турында мәгълүмат туплаган. Алар Ырынбурныкылар икән. Бу пар яңа гына өйләнешеп, Төркиягә ял итәргә очу өчен аэропортка юлланганнар. Һәм, менә шулай, көтмәгәндә икесенең дә гомере өзелгән...
Юл газабы - гүр газабы дип борынгылар юкка әйтмәгән шул.
Чыганак: Башинформ.