Хәвеф-хәтәр
14 февраль 2025, 06:54

Унитаз эчендә.... елан!

Малайның әченеп кычкырган тавышына аш-су бүлмәсендә булган әнисе йөгереп килә.

Унитаз эчендә.... елан!Унитаз эчендә.... елан!
Унитаз эчендә.... елан!

Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда 6 яшьлек Һади исемле малай ванна бүлмәсендә унитаз капкачын ачкач, аңа унитаз эченә кергән зур питон һөҗүм иткән. Малайның әченеп кычкырган тавышына аш-су бүлмәсендә булган әнисе йөгереп килә һәм улыннан кан тамуын күрә. Бала үзен елан чагуын әйтә. Питон баланың кулын һәм эчен тешләп өлгерә. Һадины дәваханәгә салалар һәм ул әлегә кадәр анда дәвалана дип хәбәр ителә.
Малайзия җылы ил инде, анда төрле еланнар күп. Кызганычка каршы, безнең илдә дә экзотик еланнар пәйда була башлады. Чөнки һәвәскәр елан яратучылар аларны фатирларында террариумда асрыйлар. Алар еланнарын кочаклап телевидениегә мактанырга киләләр. Еланнарның террариумнардан качкан очраклары турында да ишетергә туры килә. Шәһәр җирендә күршеләрең елан асрамасын, Аллах сакласын!

Фото:Malaysian Civil Defence Force

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас