Самара өлкәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган: җиңел машина КамАЗ астына барып кергән. Нәтиҗәдә Башкортстаннан бер гаилә пары һәлак булган...
“KIA Rio” һәм йөк машинасы белән фаҗигә 12 февраль иртәсендә Красноярск районының Кривое Озеро авылы янындагы “Урал” М5 трассасында булган. Җиңел машина белән 36 яшьлек водитель идарә иткән. Ул Туймазы районының Кандра авылыннан бер гаиләне Самарага алып китеп барган.
Иртәнгә таба Kia Rio юл кырыенда тукталган КамАЗга барып бәрелә. Бәрелү җиңел машинаның уң ягына туры килә. Бәрелешү шулкадәр көчле була: 38 яшьлек ир һәм аның 36 яшьлек хатыны урында ук җан бирәләр. Аларның 11 яшьлек улы могҗиза белән исән кала.
Гаилә танышлары булган водитель исән калган. Ул, үзе әйткәнчә, хәрәкәт вакытында йокымсырап киткән. Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.
“Ир белән хатынның үлеме турындагы хәбәр Кандра авылында яшәүчеләрне чын шокка салган. Алар турында күршеләре һәм танышлары ярдәмчел һәм хезмәт сөючән кешеләр иде, диләр. Хатыны урындагы фитнес-үзәктә, ә ир кеше нефть чыгаруда бораулаучы булып эшләгән. Икесе дә спорт белән шөгыльләнгән һәм актив тормыш рәвеше алып барган” дип яза “КП-Уфа”.
Гаиләнең тагын бер балалары – 17 яшьлек кызлары бар. Ул сәфәрдә катнашмаган. Әти-әнисенең үлемен бик авыр кичерә...