Быелгы кыш бозлавыклы юллары белән хәтердә калыр, мөгаен. Кыш өчен аномаль җылылардан соң суытып җибәрде һәм аяк асты шугалакка әйләнде.
Бүген башкаланың кайсыбер тайгак урамнарыннан атлау күпләр, бигрәк тә өлкәннәр өчен сират күперен үтүгә тиң. Ә травмпунктларда – “аншлаг”. Мәсәлән, Уфаның 21нче дәваханәсенең травмпунктына бер айда 2000гә якын кеше мөрәҗәгать иткән.
Бозлавыкның җитди проблемага әйләнүен шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев та таный. Аның әйтүенчә, бу хәлгә эшләрен тиешенчә башкармаучы муниципаль предприятиеләр гаепле. Бозлавыкка каршы материаллар запасы җитәрлек: узган елдан калган реагентларга өстәп, тагын 10 процент сатып алынды, ди ул. Әлбәттә, коммуналь хезмәткәрләрнең җитмәве дә проблеманы катлауландыра.
Ә әлегә таймый торган аяк киеме сатып алабыз яки табанына лейкопластырь ябыштырабыз, җәмәгать. Ни дисәң дә, кыш дәвам итә әле.