Хәвеф-хәтәр
13 февраль 2025, 15:32

6 сыйныф укучысы дәрестә һушын югалткан

Берәр җитди чир-фәлән була күрмәсен инде. 

 Стәрлетамак шәһәренең 30нчы санлы мәктәбендә алтынчы сыйныф укучысы дәрес вакытында һушын югалткан.

Мәктәп директоры сүзләренчә,  башы әйләнгәнгә күрә, су эчәргә дип  малай дәрестән чыгарга рөхсәт сораган. Һәм рус теле кабинеты янында гөрселдәп егылган. Шунда ук укытучылар йөгереп килгән, ашыгыч ярдәм бригадасын һәм малайның әти-әнисен чакыртканнар. Бала һушына килгәч тә аны өйгә алып кайтып киткәннәр. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас