Карачаево-Черкесиядә полицейский очраклы рәвештә 23 яшьлек хезмәттәшенә аткан. Бу хакта Mash Gor Телеграм-каналы хәбәр итә.
Канал язуынча, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре табель пистолеты белән уйнаган, коралны предохранительгә куймыйча, бармагында әйләндергәләгән. Көтмәгәндә корал аткан. Пуля кече сержантның башына тигән. Аткан полицейский ашыгыч ярдәм чакырткан-чакыртуын, әмма җитди яраланган ир-атны коткарып булмаган. Тәүдә полицейский моны самострел дип атаган, әмма ахырда дөресен сөйләп биргән.
Чыганак: lenta.ru