Украинада махсус хәрби операция зонасында шартлаткыч матдәле шоколад партиясен ачыклаганнар. Бу хакта Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев сөйләгән.
“Тешләп капканда ук шартлар иде. Бәхеткә, бу хәл фаҗигасез тәмамланган”, – ди депутат. Чиновник кайчан һәм кайда шартлаткычлы шоколадлы кәнфитләр табуларын әйтми.
Гусев дәүләт тарафыннан кибетләрдә һәм маркетплейсларда азык-төлек өстендәге контрольне яңа дәрәҗәгә чыгарырга чакырды. "Дошман дроннар белән генә түгел, хәтта азык-төлек аша да һөҗүм итәргә тырыша", – дип кисәтте ул.
Чыганак: lenta.ru