Хәвеф-хәтәр
11 февраль 2025, 05:41

11 яшьлек бала өстенә машина ауган

Бу хәл Уфада булган. 

11 яшьлек җәяүле малай өстенә “Лада Ларгус” машинасы ауган. Уфаның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә,  кичә иртән Кулса урамының 92нче санлы йорт  каршында “Лада Ларгус” руле артындагы 34 яшьлек водитель, Кулибин урамына табан хәрәкәт иткәндә, көрт өеменә барып менгән. Көрткә барып менү сәбәпле машина  юлны җәяүлеләр өчен кичү аша чыгып барган бала өстенә ауган.

Авариядә төрле тән җәрәхәтләре алган баланы дәваханәгә озатканнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас