+24 °С
Яңгыр
Учалы районының Кирәбе авылында бүрәнәдән төзелгән административ бинага ут капкан. БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ялкын беренче катта урнашкан “Русия Почтасы” бинасының 40 кв м мәйданына зыян салып өлгергән. Икенче катта 70 кв м мәйданда булган милек, стеналар һәм түшәм янып беткән. Каза күрүчеләр юк.
Дознавательләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыкларга тиешләр.
Чыганак: bashinform.ru