Бу эш атнасы тулысынча магнит давыллары тәэсирендә узачак.
9 февральдә Җир корональ чокырга – плазма тыгызлыгы түбән булган участок йогынтысына – кергән. Ул кояш җиленең көчәюенә йогынты ясый, дип аңлаталар Русия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясеннән.
Якынча күзаллау буенча, магнит давылларының максималь көче дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 5 балл (10 баллы шкаласы буенча) тәшкил итәчәк. Сишәмбе һәм чәршәмбе – 4 балл. Иң югары күрсәткечләр көне буе түгел, ә вакыты-вакыты белән берничә сәгатькә сузылачак. Бу йогынтылар артык көчле булмаячак, дип исәпли астрономнар.
Космик һава торышы Җиргә һәм, димәк, кешеләрнең кәефенә, сәламәтлегенә, үзләрен хис итүенә йогынты ясый. Табиблар әйтүенчә, магнит давыллары кан тамырлары һәм нервларның тонусына тәэсир итә. Шул сәбәпле, баш һәм буыннар авырулары, йөрәк белән проблемалар барлыкка килә. Тикшеренүчеләр әйтүенчә, магнит бураннары шулай ук техниканың эшчәнлегенә начар тәэсир итәргә ихтимал.
Табигать көченә каршы сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану белән генә көрәшергә мөмкин, ди табиблар.
Үзегезне начар хис итсәгез, нәрсә эшләргә?