Быел кыш Белорет районының Инзәр авылында бүреләр күренә башлады. Аларның төннәрен авылга килүе видеокамераларга эләкте.
“Шуңа бәйле, Белорет районының бүреләр аулауга рөхсәт булган барлык аучыларына хайваннарның санын көйләү кирәклеге турында хәбәр ителде. Инзәрдә бер бүре кулга төшерелде. Кагыйдәләргә ярашлы, бүреләрне аулау сезоны март ахырына кадәр ачык, әмма кирәк булганда Экология министрлыгы мондый рөхсәтне елның теләсә кайсы вакытында бирергә хокуклы”, – дип аңлаткан иде экология министры урынбасары Камил Биргулиев.
Әле Инзәр авылында аучылар, полиция хезмәткәрләре, экология министрлыгы вәкилләре бүреләрне ачыклау максатыннан урамнарны патрульләүне дәвам итәләр.
Бу вакыт эчендә авыл территориясендә ерткычлар башкача күренмәгән, диләр Башкортстанның Экология министрлыгыннан.
“Патрульлек итүне дәвам итәбез, хәрәкәт итү уңайлы булсын өчен каргизәрләр кулланыла. Моннан тыш, Уфадан Инзәргә Белорет районында бүреләр санын көйләүгә рөхсәтләре булган тәҗрибәле аучылар җибәрелде”, – ди Камил Биргулиев.