Хәвеф-хәтәр
6 февраль 2025, 07:18

Машинист Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр көтүен таптаган (ВИДЕО)

Видео кадрлары бик кызганыч...

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Сишәмбе, 4 февраль көнне,  Забайкальеда локомотив машинисты югары тизлектә антилопалар көтүен таптаган. Моны ул телефоны камерасына төшергән. Видеоязма авторы җәнлекләрне куркытыр өчен сигнал да кычкырткан, әмма паникага бирелгән антилопалар барыбер читкә чыкмыйча тимер юлдан чабуларын дәвам иткән. Бу җәнлекләр Кызыл китапка кертелгән, алар юкка чыгып баручы статуска ия.  

Соңрак ачыклануынча, Кызыл китапка кертелгән бу дзереннар (зур булмаган антилопалар) көтүе поезд астына җимерелгән койма  аркасында эләккән.

"Дзерен антилопалары көтүенең поезд астында калу очрагын тикшерү нәтиҗәләре буенча җәнлекләрнең юлга киртә аша эләккәнлеге ачыкланды", – дип аңлатканнар моны  Русия тимер юллары филиалында.

Компаниядә шулай ук бәрелешүдән качып булмаган дип хәбәр итәләр, чөнки җирлекнең катлаулы рельефы аркасында бригада дзереннар көтүен бик соң күргән.

Русия тимер юлларында мондый инцидентлар киләчәктә булмасын өчен чаралар күрәчәкбез дип ышандыралар. Аерым алганда, локомотив бригадалары өчен махсус уяулык күрсәтү һәм тимер юллар янында кыргый җәнлекләр барлыкка килгән очракта тавыш сигналларын куллану кирәклеге турында өстәмә инструктаж оештырганнар.

Планнарда шулай ук антилопаларның мөмкин булган миграция юлларын күзәтү һәм бу тикшеренү нигезендә поездлар йөри торган юл тирәсендә өстәмә киртәләр урнаштыру бар.

“Шулай ук бу җәнлекләр еш пәйда булучы участокларда поездлар хәрәкәтенең тизйөрешле режимын үзгәртү мөмкинлеге турындагы  мәсьәлә дә карала", – дип ышандыралар компаниядә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас