Салават шәһәрендә бүген, 5 февраль иртәсендә, сәгать биштә янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Островский урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы фатирда диванга ут капкан. Янгын сүндерүчеләр шундук кешеләрне коткарырга керешкән. Төтен эченнән ике баланы һәм өч олы кешене коткарганнар.
Тагын 15 кеше янгын сакчылары килгәнче үзаллы эвакуацияләнгән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. 2 кв. м мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.
"Янгын чыккан фатир хуҗасы башта диван астына салынган озынайткычның чатнаганын ишеткән, аннары шартлау яңгыраган (телевизор розеткага тоташтырылган һәм эшләп утырган булган). Санаулы секундларда ук янгын башланган, һәм төтен бөтен бүлмәгә таралган ", – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru