Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 февраль , 13:00

Мишкәдә бер яшьлек бала аш серкәсе эссенциясе эчкән

И-и-х, сабый! 

Табиблар химик пешүдән соң бер яшьлек сабыйның гомерен саклап кала алган. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бала аш серкәсе эссенциясе эчеп,  химик пешүләр алган.

Баланы үтә авыр хәлдә Мишкә район дәваханәсенә алып килгәннәр. Аның йөзендә, тәнендә, авызның лайлалы тышчасында, тамагында һәм үңәендә күптөрле пешүләр булган. Нәнигә ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән, шул исәптә ясалма сулыш  аппаратына тоташтыру да.

“Хәленең авырлыгына карап табиблар, Республика балалар клиник дәваханәсе белгечен җәлеп итеп, консилиум җыйды. Аның барышында сабыйга арытаба медицина ярдәмен Республика балалар клиник дәваханәсендә күрсәтү карары кабул ителде. Башкалага баланы реанимобильдә илттеләр. Анда авыру бала барлык тиешле дәвалауны алды”, – диделәр министрлыкта.

Кечкенә пациент төп дәвалау чараларын алган,  аны хастаханәдән чыгарганнар. Бүгенге көндә ата-анасы баланы этаплап дәвалауга алып килә: химик пешү алу нәтиҗәсендә аның үңәчендә җөйле тараю барлыкка килгән, шуңа күрә азык-төлек үңәч аша  иркен үтә алсын өчен аны махсус дәвалау процедурасы (русчасы “бужирование”. – Авт.) ярдәмендә киңәйтеп тору таләп ителә.

Кайда егыласымны белсәм, салам түшәп куяр идем диләр безнең халыкта. Мөгаен, бу гаилә дә, балалары аш серкәсе эссенциясен табып эчәр дип алдан уйласа, аны я ераккарак яшерер иде, я бөтенләй чыгарып ташлар иде...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: