Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 февраль , 12:56

Быел саранча күп булырмы?

Кыш җылы булу сәбәпле, күп корткычларның кышны исән чыгуы һәм саны артуы фаразлана.

pogoda.mail.ru
pogoda.mail.ru

Быел кыш җылы булу сәбәпле, күп корткычларның кышны исән чыгып, аларның саны артуы фаразлана.

Русиянең кайсыбер төбәкләренә, шул исәптән Башкортстанга да саранча һөҗүме хәвефе яный, дигән фикерләр бар. Бу исемлектә безнең республикадан тыш, Ырынбур, Самара, Саратов, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, шулай ук Чувашия, Татарстан һәм башка төбәкләр бар.

Алай да, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Россельхозүзәкнең Башкортстан буенча белгечләре үткәргән көзге тикшеренүләр саранча кубышкаларының уртача күрсәткечләрдән артмавын күрсәткән (ана бөҗәкләр көзен җиргә йомырка салалар, күбекле матдә бүлеп чыгарып, йомырканы җиргә ябыштыралар һәм туфрак белән бергә кубышка хасил итәләр).

“Саранча кубышкалары 11,6 мең гектарда табылган. Бу югары күрсәткеч түгел һәм ул хәвеф тудырмый. Әйе, кыш җылы булуы сәбәпле, личинкалардан саранчаның күпләп  чыгуы көтелә. Шуңа республикада июньдә авыл хуҗалыгы җирләрен саранчалардан эшкәртү башланачак. Биш мең гектарга якын җирне махсус препарат белән эшкәртү планлаштырыла. Тәү чиратта саранча кубышкалары аеруча күп булган урыннар, бигрәк тә Урал аръягы районнары, шулай ук Дүртөйле һәм Краснокама районнарында эшкәртеләчәк. Белгечләр саранча төбәкнең авыл хуҗалыклары өчен зур хәвеф тудырыр дип көтми”, – диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: