Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 февраль , 21:46

Уфада балалар граната шартлаткан

Бүгенге көндә "шартлау" сүзен ишеткән һәркемнең чәчләре үрә торгандыр ул...

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Уфаның Кузнецов Затонындагы бер чокырда балалар граната шартлаткан. Видеокүзәтү камераларындагы язмага караганда, бу хәл кичә көндез булган. Чокырга якын урнашкан йортларда яшәүчеләр шартлауның көчле булуын сөйли, алар бик нык курыккан. Кемдер моны куәтле петарда, ди, кайберәүләр кулдан ясалган шартлаткыч җайланма, ди.

Уфалылар полициянең балаларны табуын теләгән, алар мондый шартлаулар тирә-яктагыларның гына түгел, балаларның үзләренең гомерләренә дә хәвеф белән янарга мөмкин дигән фикердә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 3нче полиция бүлеге хезмәткәрләре бу хәлгә  катнашлыгы булганнарны тапкан. Алар – 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге дүрт балигъ булмаган бала.

Мәктәп укучылары законлы вәкилләре белән бергә аңлатмалар бирү өчен полиция бүлегенә чакырылган. Алар Амантай урамында петарда тапканнарын һәм аны тикшереп карарга уйладык, дип сөйләгәннәр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: