Хәвеф-хәтәр
3 февраль 2025, 05:22

Плитәгә җылытырга куйган ризык турында оныткан...

Фатир хуҗасы черем итеп алырга уйлаган һәм үлгән. 

Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылында  40 яшьлек ир-ат газ плитәсенә ризык җылытырга куйган да, икенче бүлмәгән чыгып, йоклап киткән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ашарга тиз янып беткән, буш  савыттан ялкын стеналарга һәм түшәмгә таралган.

Янгын чыгуы турында күршеләре хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләр тиз үк килеп, фатирның ишеген ватып кергәннәр һәм ир-атка тап булганнар. Һушын югалткан хәлдә аны медикларга тапшырганнар, тик, кызганычка каршы,  ул аңына килмичә дәваханәдә үлгән.

Янгынны сүндергәннәр. Ведомствода билгеләүләренчә, әгәр дә ир-ат моңа кадәр фатирында янгын извещателе урнаштырса, фаҗига, бәлки, булмас та  иде...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас