Хәвеф-хәтәр
3 февраль 2025, 05:55

Былтыр дүрт бала үлгән гаиләдә бишенче баланың гомере өзелгән

Шундый ачы кайгыларны кичерергә каян көч табарга?

Красноярск краеның Красная Сопка бистәсендә токсиннар белән агуланган гаиләдә күкрәк баласы үлгән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе вәкиле Юлия Арбузова хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл 2 февральдә теркәлгән. Тикшерү органнарына сабыйның үлеме турында хәбәр килгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, ана баланы балалар караватына йокларга яткырган. Төнлә уянгач, хатын өч айлык малаеның тын алмаганлыгын аңлаган. Тикшерү комитетының Назаров районы буенча тикшерү бүлеге процессуаль тикшерү оештырган.

Назаров районара прокуроры Владислав Беспалов белдергәнчә, сабый үлеменең ихтимал сәбәбе – косу массалары аркасындагы асфиксия. Көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Бала имезүдә булган, берни белән дә авырмаган. Үлемнең төгәл сәбәбен экспертиза күрсәтәчәк.

Бу гаиләдә былтыр җәй 4 бала үлде

2024 елның 21 сентябрендә ата-ана һәм дүрт бала агулануга шикләнеп ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Табиблар алты яшьлек кызны һәм 13 яшьлек малайны коткара алмаган. Икенче көнне 11 яшьлек кыз вафат була, ә 23 сентябрь төнендә 12 яшьлек кыз вафат була.

Балаларның ата-анасын авыр хәлдә  реанимациягә салганнар.  Шул ук вакытта хатын-кыз тагын бер балага йөкле булуы ачыкланган. Ике көннән ир белән хатын аңына килә, 25 сентябрьдә аларны хастаханәдән чыгаралар.

Берничә көннән соң агуланган гаиләнең туганнары аларның йорты янында тормыш билгеләре булмаган мәчене тапкан. Хайван йонында инсектицид компонентлары табылган.

Тикшерү берничә ай дәвам иткән

Суд-медицина экспертизасы өч айдан соң балалар үлеменең төгәл сәбәбен ачыклады. Аларның үлеме системалы гамәлдәге дихлофос (деструктив агу, инсектицидлар) белән кискен агулану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Шул ук вакытта инсектицидны җитештерүче спрейның актив компонентлары концентрациясе турыдан-туры билгеләнеш буенча кулланганда кеше организмы өчен җитди нәтиҗәләргә китерә алмый, дип ышандырган булган.

Бала нишләп үлгән  соң?

Бишенче баласы үлгән анага ике елга кадәр колония яный. Хатын-кызда агулану билгеләре табылмаган, ә күкрәк баласы төнлә косып үлгән.

Өч айлык сабыйның үлеме  гаиләнең дихлофос белән  агулануы белән берничек тә бәйле түгел. Малай бөтенләй сау-сәламәт булган. 32 яшьлек Виктория белән хәзер бары да яхшы. 34 яшьлек Дмитрийның — шулай ук сәламәтлеге белән бернинди проблемалар да юк.

Гаилә күптән түгел генә Красная Сопкадагы  йортка әйләнеп кайткан. Ир белән хатын фаҗигадән соң анда ремонт ясаганнар.

Хәзер ана кешгә карата саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Балаларның әтиләренә карата шул ук маддә буенча эш кузгатылган инде,  аңа дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү  яный, чөнки корбаннар күбрәк. Ир-ат читкә чыгып китмәү турында подписка астында.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас