Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 гыйнвар , 16:47

Шамонино мәктәбендә ни булган?

Куркышкан балалар мәктәп ихатасыннан койма аша чыккан, ди. 

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Бүген Уфа районы Шамонино авылы мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын ашыгыч рәвештә эвакуацияләделәр. Бинада имеш хәвефле предмет бар дигән шөбһәле хәбәр килгән.  Җирле муниципалитетта аңлатуларынча, хәбәр ялган булган. Журналистлар белән очрашуда БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов мондый эвакуацияләрнең ешайган очраклары белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.

"Көн саен диярлек мондый шалтыратулар килә. Бу беренче ел гына дәвам итми, без барыбыз да ялган шалтыратуларның каян килүен яхшы аңлыйбыз. Әле бер генә очрак та расланмады. Әмма шуңа да карамастан, барлык хокук саклау органнары, мәктәпләр һәм хастаханәләр белән мондый ситуацияләрдә гамәлләр алгоритмы эшләнгән. Без әзер булырга тиеш",  –  диде Ирек Сәгыйтов. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: