Орел өлкәсе башлыгы Андрей Клычков төбәктә игълан ителгән ракета хәвефе вакытында өлкә үзәгендә җәмәгать транспорты эшен тәнкыйтьләгән. Бу хакта newsorel.ru порталы хәбәр итә.
Моның сәбәбе: тревога игълан ителгәннән соң шәһәр маршрут таксилары пассажирларны йөртүне дәвам итүе. Кисәтүне шәһәр халкы да тиешенчә кабул итмәгән – күпләр үз эшләре белән шөгыльләнүләрен дәвам иткән, аерым алганда, шугалакта шууны.
“Бу күңелсез тәмамланырга мөмкин", — дип кисәткән Клычков. Тревога сигналы игълан ителгәндә, “без радарларда ракеталарны күрәбез", дип аңлаткан губернатор.
Чыганак: lenta.ru