Белорет районында Уфа – Инҗәр – Белорет юлында теркәлгән юл һәлакәтендә өч кеше гомере өзелгән. Моңа кадәр БРның ДАИсында хәбәр итүләренчә, Уфа ягына табан хәрәкәт итүче “Лада Приора” һәм аның каршысына килүче “Фольксваген Поло” бәрелешкәннәр. “Лада”ның водителе һәм пассажиры шунда ук үлгәннәр, тагын ике пассажир дәваханәгә озатылган. “Фольксваген”дагы пассажир хатын хастаханәгә озатканда һәлак булган.
Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, авариядә имгәнүчеләрнең берсе Белорет хастаханәсе реанимациясендә бик авыр хәлдә ята. Икенче җәрәхәтләнгән пассажирны бүген реанимациядән травматология бүлегенә күчерергә тиешләр. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
“Әлеге вакытта авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана. Һәлакәт урынында эксперт-автотехниклар эшли, тикшерү төркеме эшли”, – диләр БРның дәүләт автоинспекциясендә. Әлегә кемнең юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы полосага чыгуы билгеле түгел.
“Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагыннан билгеле булуынча, авариядә Уфада яшәүче журналист хатын – 36 яшьлек Светлана Сибикина – һәлак булган. Ул “Фольксваген” салонында булган. Светлана Кырмыскалы районында туып-үскән. Аны соңгы юлга озату да шунда узачак. Ул озак еллар “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгының төбәк редакциясендә эшләгән.
Һәлак булучылар арасында Әбҗәлилдән гашыйклар да бар. Алар “Лада”да булганнар. 23 яшьлек егет – Бикколдан, 24 яшьлек кыз Сәеткул авылыннан булган. Алар Казанга юл тоткан дип хәбәр итә “Абзелил” гәзите.
Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Чыганак: bashinform.ru