Хәвеф-хәтәр
24 гыйнвар 2025, 05:16

Подмосковьеда тарих укытучысы эзсез югалган

Туганнарына яратам дип язган да, телефонын сүндергән...

Подмосковьеның Мытищи  шәһәрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Роман Кляузов югалган. Бу хакта аның дусты сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Укытучы Химкида яши, әмма соңгы тапкыр аны 22 гыйнвар көнне Мытищи шәһәрендә күргәннәр. Кляузов аксыл Volkswagen Polo машинасына утырып киткән. Шуннан башлап аның кайда икәнлеге – билгесез.

Укытучының югалуын мошенниклар белән бәйлиләр. Роман Кляузовның якыннары  аның гыйнварда акча җитмәүгә зарлануын һәм инфобизнес аша өстәмә керем алырга җыенуын сөйли. Нәтиҗәдә ул акчаларын бизнеска салган, әмма узган атнада акчалары янган,  нәтиҗәдә аңа машинасын ломбардка салырга һәм кредитлар алырга туры килгән. Романның дусты фикеренче, аның дустын шул рәвешле мошенниклар алдаган.

Узган атнада Кляузов дусларыннан өч миллион сум акча алып торырга уйлаган, әмма беркемдә дә шулкадәр акча булмаган. Укытучыга ниндидер куратор язуы билгеле. Акчасы беткән Романга ул басым ясый башлаган.

“Ул гаилә чатындагы туганнарга барысын да яратам дип язган да телефонын сүндергән. Кичә ул эшкә килмәде”, – ди Романның дусты.

Эх-х, бу мошенникларны! Ничәмә кеше язмышларын чәлпәрәмә китерүләрен күз алдына китерәме икән алар?!

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас