Бик кызганыч һәм аяныч бу хәл турында язуы да авыр хәтта. Балаларыбызны игелекле, кешелекле булсыннар дип үстерәбез дә, олыгайгач, ни күрәсен Ходай үзе генә белә шул...
Бөре районында яшәүче 65 яшьлек Әнисә ханым да улына зур өметләр баглап үстергәндер. Тик хәзер, картайган көнендә, газиз баласы аны йортыннан куа икән. Узган ел улы Рөстәмгә фатирга васыятьнамә (бүләк итү килешүе) язган. Шул көннән башлап улы әнисенә әйберләрен җыеп, чыгып китәргә, фатирны бушатырга кушкан.
Пенсионер гомере буена яшәгән өеннән бер кая да китәргә җыенмавын белдергәч, малае аны куркыта, яный башлаган. Ә Яңа ел алдыннан хәтта аны кыйнап киткән. Әле дә тән җәрәхәтләре, күгәргән урыннары калган, табиблар баш мие селкенүе диагнозын да куйганнар.
Әнисә ханым дәвалану өчен гаражын сатуга куйган булган. Аңарда табиблар онкология чирен тапканнар, дарулар алу өчен акча бик күп кирәк икән. Моның турында улы ишеткәч, әнисен кыйнап, тышкы ишекне кадаклап киткән. Шуннан соң әнисенең түзәр хәле калмаган, полициягә гариза язган.
Әнисә улы килеп үтерер дип курка. Шулай ук бүләк итү килешүен гамәлдән чыгару турындагы судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.
Аллаһ сакласын инде, балаларыбыз һәм оныкларыбыз мәрхәмәтле, икегелекле булсыннар.
Чыганак: "Честно говоря"